Әнвәр Нургалиев хастаханәгә эләккән
Әнвәр Нургалиев, Казанга съемкаларга килгәч, дәваханәгә эләккән.
«Эшләр буенча гына килгән идем, дәваханәгә кереп ятарга туры килде. Бер атна РКБда булдым. Тикшеренүләр уздым, һаман шул йөрәк белән йөрибез. Бүген, Аллаһка шөкер, чыгаралар инде», – дигән артист.
Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә үзе әйткән.
Ул үзенең сторисларында Казан табибларына рәхмәт әйтә. Шулай ук җырчы Казанда барлык табибларның татарча сөйләшүенә дә гаҗәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев