Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Җиңү-80

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яшел Үзәннең Күгәй авылы шугалагында хоккей ярышы узды

Әлеге ярышта күрше авлдан килгән егетләр дә катнашты.

- Мулла Иле, Норлат, Күгәй командалары үзара ярышты. Беренче урынна Мулла Иле егетләре яуласа, икенче урынны үзебезнең Күгәй егетләре. Өченче урынга Норлат егетләре лаек булды. Шундый матур, күркәм очрашуларны оештырган Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авылыбыз данын яклап катнашкан барлык егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итеп, унышлар, сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләп калабыз. Барыгызга да чиксез рәхмәтләребез, егетләр, – дип язылган Күгәй авылы Вк төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев