Зиратка барып җыештырып кайтырга ниятләсәгез, бу кагыйдәләрне искә төшерегез
Зиратка барганчы, госел коену яки тәһарәт алу дөрес булыр.
- Зиратка килгәч, түбәндәге сүзләрне әйтеп керергә кирәк:
اَلسَّلَامُ عَلَى أَهْلِ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِيمِينَ ، وَإِنَّا إِنْ شَاءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ ، أَسْأَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ
«Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс’әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ».
«Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Аллаһы Тәгаләдән Үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз».
- Кабер әһелләренең рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына «Йәсин» һәм «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укуның зур савабы булыр. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Үлгәннәр өчен Йәсин укыгыз», – дигән (Әхмәд бине Хәнбәл, Мөснәд, 5/26).
- Зиратка барганда тормышның никадәр тиз узуы, кабер газабы, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирү турында аеруча күп уйланырга кирәк. Бөтен җирдән сабак алыгыз!
- Каберлеккә агач утырту сөннәт булачак. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куя. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр», - дип җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев