Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Тормышта бәрәкәтне ничек булдырырга?

«Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмәдән.

– Тормышта бәрәкәтне ничек булдырырга?

– Бәрәкәт иңүнең төп шарты – биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка шөкер итеп яшәү. Бу күңелең белән генә түгел, телең һәм гамәлләрең белән дә Аллаһны мактау һәм Аңа рәхмәтле булу дигән сүз. Коръәннең “Ибраһим” сүрәсендә: “Сезнең Раббыгыз вәгъдә итеп әйтте, әгәр дә сез шөкер итсәгез, нигъмәтләремне сезгә тагын да арттырам”, – диелә. Ашаган һәм эчкән вакытта “әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһыга мактау булсын” дип әйтү тел белән шөкер итү була һәм шул сәбәпле ризыкка бәрәкәт иңә.

Бәрәкәт китерә торган икенче гамәл – байлыктан өлеш чыгару, мохтаҗларга булышу, сәдака бирү, зәкят түләү. Бу гамәлләр байлыкның артуына сәбәп булып тора. Аллаһ Тәгалә бу хакта “Сәбә” сүрәсенең 39нчы аятендә әйтә: “Сез нәрсәне генә сарыф итсәгез дә, Аллаһы аны сезгә кире кайтара”.

Башка бер аятьтә: “Аллаһ риба юлы белән кәсеп кылынган байлыкны юкка чыгара, ә сәдакаларны арттыра” (“Бәкара сүрәсе”, 276нче аять) диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә искәрткәнчә, сәдака бирүдән байлык кимеми.

Икенче бер көдси хәдистә Аллаһ Тәгалә кешеләргә мөрәҗәгать итеп: “Әй, адәм баласы, байлыгыңны сарыф ит һәм мин синең байлыгыңны артырырмын”, – диде. Кояш чыкканда һәм кояш баеган вакытта ике фәрештә җиргә иңә һәм алар, әй Аллаһ, байлыгын сарыф итүчегә малын арттырып кайтар, ә байлыгын бирмәгән саран кешеләрнең акчасын юкка чыгар, дип дога кылалар икән.

– Диндә бәрәкәтле урын дигән нәрсә бармы?
– Хәдисләрдә килгәнчә, кайбер урыннар һәм вакытлар чынлап та бәрәкәтле санала. Әйтик, хаҗ кылганда Гарәфәт үзәнендә дога кылу, Коръән укый торган һәм зикер-тәсбих әйтелгән урында утыру. Бәрәкәтле вакытка рамазан ае, төннең ахыргы өлеше, җомга көне, зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне керә. Бу вакытларда изге гамәлләр һәм дога кылу фазыйләтле.

Догалы йорт

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев