Татарстанда Корбан бәйрәме һәм гает намазы вакыты билгеле булды
***
Кайчан: 6нчы июньдә.
КОРБАН ЧАЛУ НИСАБЫ: 53 000 сум.
Казанда гает тәртибе:
2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
3.30 – гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә
Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9нчы июнь.
Бу көннәрдә (5нче июньдә иртәнге намаздан башлап 9нчы июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
Корбан чалу 8нче июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев