Коръән турында кызыклы фактлар
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Коръән сүзенең мәгънәсе «кара-а» – укы фигыленнән алынган.
Коръән китабы изге Рамазан аенда Кадер кичендә иңдерелә башлый.
Коръәндә 114 сүрә бар.
Коръәндә 6236 аять исәпләнә.
Коръәндә Аллаһ сүзе 2698 мәртәбә кабатлана.
Коръәндә намаз турында 700 тапкыр искә алына.
Коръәндә сәдака турында 150 мәртәбә әйтелә.
Коръәндә иң күбе Муса пәйгамбәр хакында телгә алына – 136 тапкыр.
Коръән буенча иң беренче һәм борынгы мәчет – Кәгъбә.
Коръәннең йөрәге дип “Ясин” сүрәсе әйтелә.
Коръәндә иң озын сүрә – “Бәкара”.
Иң кыска сүрә – “Әл-Кәүсәр”.
Беренче сүрә Мәккәдә, соңгысы – Мәдинәдә иңгән.
Коръән 23 ел дәвамында иңә.
Намазның һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсе укыла.
Коръәндә “бисмилләһ” сүзеннән башланмаган бердәнбер сүрә – “Әт-Тәүбә” сүрәсе.
Коръәннең алты сүрәсе пәйгамбәрләр исеме белән аталган: “Юныс”, “Һуд”, “Йосыф”, “Ибраһим”, “Нух”, “Мөхәммәд”.
Коръәндә 25 пәйгамбәр искә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев