Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Яшел Үзәннән Нуруллина Хәят Коръән уку Бөтенроссия бәйгесендә 2 джуз номинациясендә 1 урынны яулады

13-14 апрельдә Казанда «Коръәнгә мәхәббәт белән» дигән Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узды.

Һәр катнашучы Коръән укуда үз алымын тәкъдим итте, һәм бу күңелебез, җаныбыз өчен чын бәйрәм булды.

Әлеге уникаль вакыйга илебезнең төрле почмакларыннан: Удмурт, Дагыстан, Башкортостан республикаларыннан, Воронеж, Пенза, Самара, Мәскәү, Чиләбе, Саратов, Киров өлкәләреннән, Ставрополь крае һәм Татарстан Республикасыннан – катнашучыларны берләштерде.

Җиңүчеләр инде билгеләнде, әмма чын җиңү – ул Коръәнгә мәхәббәт һәм барлык катнашучыларның бердәм булуы. Бу көннәрдә бәйгедә катнашучы хатын-кызлар гаҗәеп рухи көч һәм ярдәмлек шаһитлары булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев