Баланың чәчен алдыру файдалы (тормыштан алынды)
Әлеге хәл Германиядә була. Мөселман гаиләсендә бала туа һәм алар, сөннәт буенча, сабыйның чәчен 7нче көнгә алалар. Берничә көннән баланы күрсәтер өчен, табибка баралар. Ул сабыйны күреп бик гаҗәпләнә.
— Чәчен кем алды? — дип сорый.
Әти-әнисе:
— Үзебез алдык, — диләр.
— Галимнәребез, бала туганнан соң 40 көн эчендә чәчен алсаң, аның күзләре яхшы күрәчәк, чәче нык булып үсәчәк, башка файдалы яклары да шактый, дигән ачыш ясады. Тик бу хакта әле 50 көн элек кенә яздылар. Кайдан белдегез? — дип гаҗәпләнә табиб.
Баланың әнисе:
— Моны Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нән белдек, — дип җавап бирә.
Табиб аның кем икәнен аңлап бетерми.
— Ул пәйгамбәрегезгә бу мәгълүмат бигрәк тиз килеп җиткән, — дип гаҗәпләнә.
— Ул бик күптән яшәгән. Инде күптән бу дөньядан киткән, без аның сөннәтен бүген дә саклыйбыз, — дип җавап бирә аңа әни кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев