28 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Карашәм клубында Уңыш бәйрәмен уздырдылар
Авыл халкы көз темасына багышланган башваткыч уенында катнашты, бакча уңышларын күрсәтте.
-
Яшел Үзән районында коткаручылар адашкан гөмбәчене таба
Ул 27 сентябрьдә, 17:05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең номерына ярдәм сорап шалтырата. Аның сүзләренә караганда, ул Яшел Үзән районының Ореховка янындагы урманга кергән, ә аннан соң адашкан, дип хәбәр иттеләр ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
-
Яшел Үзән укучылары терроризмга каршы
Яшел Үзәннең 17нче мәктәбендә барлык сыйныфларда да терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре узды.
-
Норлатның ТКХ хезмәткәрләре Бәчек авылы халкы кышка тыныч күңел белән керсеннәр дип, торбаларны алыштырган
- Бәчектә су башнясы үткәргеченең торбалары черегән иде, - дип сөйли җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. - Норлат ТКХсының директоры Равил Рухулович Бәхтияровка шәхсән үземнән һәм дә инде авыл халкыннан бик зур рәхмәт җиткерәм. Хезмәткәрләре тиз арада, халыкны озакка сусыз калдырмыйча, эшләп тә китте.
-
КФУ профессоры әбиләр чуагын фаразлады
Киләсе атнада Татарстанга әбиләр чуагы килергә мөмкин. Бу хакта КФУның метеорология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде. Галим сентябрь ахырын «салкын» һәм «яңгырлы» дип бәяләде. Аерым алганда, бүген тәүлеклек һава температурасы 9,8 градус.
-
5нче гимназия укучысы - "Абилимпикс" чемпионатының республика этабы призеры
Казанда "Абилимпикс" мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VII Милли чемпионатның республика этабына йомгак ясалды.
-
Ел ахырына кадәр кайбер товарларның кыйммәтләнүе көтелә
Икътисадчылар ел ахырына кадәр нәрсәнең иң күп кыйммәтләнәчәге турында сөйләде. Азык-төлек арасында - яшелчә һәм җиләк-җимеш. Ел нәтиҗәләре буенча бәяләр үсеше 7-8% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә РИА "Новости". Азык-төлек булмаган товарлар арасында электроникага бәяләр арту көтелә.
-
Работники АО «Транснефть - Прикамье» - в числе победителей конкурса по охране труда в Республике Татарстан
Специалисты по охране труда Удмуртского районного нефтепроводного управления АО «Транснефть - Прикамье» - в числе победителей XIII Республиканского конкурса «Лучший специалист по охране труда – 2021».
-
Гөмбәле бәрәңге «оялары»
Кирәк була: - Бәрәңге – 10-11 данә - Сөт – 50 мл - Шампиньон гөмбәсе – 100 гр - Кишер – 1 данә - Суган – 2-3 данә - Сарымсак – 2-3 тырнак - Йомырка – 1 данә - Каймак – 2-3 аш кашыгы - Тоз – тәменчә - Тәмләткечләр – тәменчә - Яшел үлән – бер бәйләм
-
Хокуктан файдаланып калыгыз
Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне вафат булган пенсионерның туганнары ала алачак.