Норлатның ТКХ хезмәткәрләре Бәчек авылы халкы кышка тыныч күңел белән керсеннәр дип, торбаларны алыштырган
- Бәчектә су башнясы үткәргеченең торбалары черегән иде, - дип сөйли җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. - Норлат ТКХсының директоры Равил Рухулович Бәхтияровка шәхсән үземнән һәм дә инде авыл халкыннан бик зур рәхмәт җиткерәм. Хезмәткәрләре тиз арада, халыкны озакка сусыз калдырмыйча, эшләп тә китте.
Чыннан да, кышка торбалар шартламаса ярар иде дип, икеләнеп куркып керәсе авыр шул. Шөкер, ярдәмчел җитәкчеләребез бар әле. Бердәмлектә көч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев