Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хокуктан файдаланып калыгыз

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне вафат булган пенсионерның туганнары ала алачак.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Федерация се территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына лаеклы ялга чык кан барлык пенсия алучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.
Әгәр пенсионер 31 августка кадәр үлсә, аңа бер тапкыр бирелә торган акча үлем белән бәйле рәвештә түләнми.

Пенсионер 31 август датасыннан соң вафат булса, сентябрь аенда бирелгән 10 мең сум акчаны алып өлгермәсә, ул аның туганнарына пенсионерга исән чагында түләнми калган пенсиясе белән бергә бирелә алачак.

 

– Бу очракта пенсионер белән яшәгән туганнары әлеге түләүне рәсмиләштерү хокукына ия. Моның өчен аларга яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә үлем турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны пенсионер үлгәннән соң 6 ай эчендә эшләргә киңәш ителә. Мондый затлар булмаганда яки күрсәтелгән сроктан соңрак мөрәҗәгать иткәндә түләү гомуми нигезләрдә алып барыла. Әгәр пенсионерның берьюлы берничә гаилә әгъзасы пенсия фондына мөрәҗәгать итсә, түләүләр тигез бүленәчәк, – дип аң латты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, әгәр гражданинга пенсия 31 августтан соңрак билгеләнгән булса, аңа хокук күрсәтелгән датага барлыкка килсә, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү соңрак башкарылырга мөмкин. Әйтик, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алу хокукы июль аенда (туендыручының үлгән датасына) барлыкка килгән, пенсияне билгеләү өчен гариза август азагында бирелгән, пенсия үзе сентябрь аенда билгеләнгән. Түләү беренче пенсия белән бер үк вакытта башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә барлыгы 11 228 000 сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев