24 май 2025 яңалыклары
-
Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин чыгарылыш укучыларына сюрприз ясаган
Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме дулкынлану, шатлану, шул ук вакытта күз яшьләренә бай булды. Сюрпризларсыз да булмый.
-
Яшел Үзән районы мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады
Бүген укучылар өчен үзенчәлекле көн булды: соңгы кыңгырау безгә тугры дуслыкның мөһимлеге, балачак шатлыклары һәм мәктәп кыйммәтләре турында искә төшерде.
-
Татар Танае мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды
Бүген биредә 10 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Яшел Үзән районы Ачасыр авылы мәктәбе 3 укучысын мөстәкыйль тормыш юлына озатты
Күңелле дә һәм шул ук вакытта моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләр, ветеран укытучылар да килгән. Һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара.
-
Гүзәл Әхмәтова: «Мин гомер буе кияүгә чыгудан курыктым»
Җырчы Гүзәл Әхмәтова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән.
-
Сәгать тагып йөрү зарарлымы?
Соңгы елларда сәгать тагып йөрү модасы кабат кайтты.
-
Фәнис Җиһанша уңайсыз хәлдә калган
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы, Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты Фәнис Җиһанша уңайсыз хәлдә калган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
-
Әй, язмыш, язмыш...
Әниемнең язмышы катлаулы да, гыйбрәтле дә. Сугыш чоры балалары кичергән авырлыклар аны да читләтеп үтмәгән. Өстәвенә, әнисе Хәйрикамал әбине төрмәгә алып китәләр. Бабай күпме генә үтенеп, үзен алып китүләрен сораса да, ишетергә теләмиләр. Әниемә ул чакта 13 яшь була. Ул гаиләдә өченче бала, әтисе җиде бала белән кала, иң кечесенә бары 2 яшь кенә була...
-
Рөстәм Асаев: «Күп балалы әти булырмын дип уйламаган идем»
Рөстәм Асаев белән интервьюдан өзек.
-
Норлат мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады
Берүк вакытта моңсу һәм шатлыклы бәйрәм, мәктәп балачагы, тугры дуслар һәм яраткан укытучылар белән хушлашу көне.
-
Балалар бакчасында акча җыю законлымы?
– Оныгыма 4 яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Әйтегезче, квитанция буенча вакытында түли торып та, әле ремонтка, әле тәрәзә пәрдәләренә, әле телевизорга дип акча җыюлары законлымы?
-
2025 елда Татарстанда илкүләм проекты кысаларында 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелә
2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 23 ясалма корылмада төзекләндерү эшләре башкарылачак.
-
Бүген соңгы кыңгыраулар чыңлый
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм әти-әниләр!
-
Яшьлек хатасы (язмыш)
Эшне тиз тоталар. Әнисе кызының аңа каршы килә алмаячагын белә. Көннәрдән бер көнне аларга Илдарның әнисе килә. Чәй янында Гөлназдан сорый: «Минем улыма кияүгә чыгасыңмы, еламыйсыңмы?» Хәтта булачак кайнанасы да кызның гаилә корыр өчен әле бик яшь булуын аңлаган, күрәсең. «Юк», – ди кыз, үзенең шул мәлдә кияүгә чыгарга ризалык бирүен аңлап бетермичә. Шул минуттан... бары да төштәгечә: никахы да, язылышуы да. «Сез нәрсә карадыгыз?» – дияр соңыннан Гөлназ әти-әнисенә. Чыннан да, әле балалыктан да чыгып җитмәгән кызны үзеннән ун яшькә олы кешегә бир әле...