Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин чыгарылыш укучыларына сюрприз ясаган
Бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме дулкынлану, шатлану, шул ук вакытта күз яшьләренә бай булды. Сюрпризларсыз да булмый.
Түбән Каманың 2нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары өчен дә көтелмәгән бүләкне әти-әниләре әзерләп, Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинны чакыра. Укучылар нәкъ менә аның "Күбәләк" җырына вальс өйрәнгән була. Җыр уртасында сәхнәгә чыккан җырчыны күреп, күпләр шакката.
Ничек сезгә мондый сюрприз?
Гөлия Шафикова видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев