Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2025 елда Татарстанда илкүләм проекты кысаларында 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелә

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 23 ясалма корылмада төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Эшләр 18 муниципаль берәмлектә алып барыла, шул исәптән:

Биектау районында – «М-7 «Волга» – Киндерле – Биектау» автомобиль юлындагы Киндерле елгасы аша күпердә капиталь ремонт;

Балтач районында – «Балтач – Әтнә» автомобиль юлындагы Арбор елгасы кушылдыгы аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 16,3 метрдан артык);

Чистай районында – «Казан – Оренбург – Чистай» автомобиль юлындагы инеш аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 51 метрдан артык);

Балык Бистәсе районында – Ямаш авылының Һади Такташ урамындагы Ачы су елгасы аша күпердә төзекләндерү эшләре (озынлыгы 7 метрдан артык).

Шулай ук, 2024 елда эшләре башланган һәм контрактка нигезләнгән объектларда төзекләндерү дәвам итә:

Алексеевск районында – «Мөслим – Биләр» автомобиль юлындагы Кече Чирмешән елгасы аша күперне яңарту (озынлыгы 89 метрдан артык);

Менделеевск районында – Камай авылындагы Буҗай елгасы аша күперне төзекләндерү (озынлыгы 47 метрдан артык);

Кайбыч районында – «Олы Кайбыч – Камыллы» автомобиль юлындагы Бәрле елгасы аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 42 метрдан артык).

Күперләрне норматив хәлгә китереү төбәкнең транспорт инфраструктурасын ныгытачак һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.

«Яшәү өчен инфраструктура» проекты кысаларында республика буенча 131 объектта, гомуми озынлыгы 200 км дан артык булган эшләр планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев