Районыбызның гармунчыларын барлыйбыз
Татар халкының рухын, моңын, тарихын үзенә сыйдырган кадерле милли мирасыбыз бар. Ул — гармун! Гармун — шатлыкта да, сагышта да халыкның юлдашы. Яу кырында егетләргә туган якларын хәтерләткән, гашыйкларның хисләрен җиткергән, авыл туйларын ямьләгән ул. Гармун моңы күңелләрне җылыткан, кешеләрне кавыштырган.