Ятимнәрне сыендыручыга җәннәт ишекләре ачылыр
Әнисез һәм пар канатсыз калу һәр гаилә өчен, башыннан кичермәгәннәргә аңлатып булмаслык, олы кайгы. Әмма, бернигә карамый яшәүне дәвам итәргә кирәк. Ничек булса да.
Тора-бара йортка хуҗабикә, яшьнәп яшәрлек вакытында тол һәм терәксез калган иргә балаларны аякка бастырырга ярдәм итәрлек ышанычлы парга ихтыяҗ үзен нык сиздерә башлый.