Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ятимнәрне сыендыручыга җәннәт ишекләре ачылыр

Әнисез һәм пар канатсыз калу һәр гаилә өчен, башыннан кичермәгәннәргә аңлатып булмаслык, олы кайгы. Әмма, бернигә карамый яшәүне дәвам итәргә кирәк. Ничек булса да. Тора-бара йортка хуҗабикә, яшьнәп яшәрлек вакытында тол һәм терәксез калган иргә балаларны аякка бастырырга ярдәм итәрлек ышанычлы парга ихтыяҗ үзен нык сиздерә башлый.

Нинди генә җаваплы һәм кулыннан бар эш тә килгән әти булмасын, хатын-кыз сыз ир-атка ялгыз тормыш арбасын тартуы бик читен. Һәм шундый сынаулы язмышына буйсынган, әмма сынмаган гаилә башлыгының хәсрәтен эченә йотып, кабат яшәргә омтылуын гаеп итәргә беркемнең дә хакы юк.

Күңелләре яралы сабыйларга үзенең йөрәк җылысын бирергә әзер булып, мондый гаиләгә керергә батырчылык иткән хатын-кыз балаларның аналарын алыштырырга уйламый, чөнки башында акылы булганы моның мөмкин түгеллеген аңлый. Ул аларга «әни» дип әйтерлек иң якын кеше булу теләге белән бусаганы атлап керә һәм риясыз миһербанлыгы белән ятимнәрне үз канаты астына ала. Бу адымга җөрьәт итү өчен бик олы йөрәкле булу кирәк.
Күгәйдән Алмаз Гәбделхәевкә язмышның шундый бик зур сынавы аша узарга язган. Өч ул бүләк иткән хатыны Гөлсирин, аяусыз авыру аркасында бик вакытсыз аларны ятим итеп, бакыйлыкка күчә (урыны оҗмахта булсын). Берсеннән берсе кечкенә өч улы белән нинди аяныч хәлдә калуларын Алмаз үзе генә белә.

Сүз дә юк, башкалар аңлый, күрә, уртаклаша. Әмма бөтен тирәнлеге белән күз алдына да китерә алмый. Күрергә язмасын да! Мондый вакытларда өйрәтүчеләр дә, канга тоз салучылар да, һәр гамәлен гаеп итәргә генә торучылар да табыла инде ул. Шуларга карата «сукыр һәм чук рак» калып, ихтыяр көчен йомарлап, төшенкелеккә бирелмичә һәм стаканга «утырмыйча», балалар турында уйлап, алга атларга кирәк. Монда инде бер генә юл: йорт та, ир-егетләр дә хатын-кыз тәрбиясенә мохтаҗ. Ә өч малайны тәрбияләүдән, һичшиксез булачак кыенлыклардан, гайбәт һәм нахак сүзләрдән курыкмаслык тормыш юлдашын каян табарга соң? Алмаз менә шундый бик җитди мәсьәләне чишү алдында кала. Аек акылы белән ул төпле, сабыр, үзеннән 11 елга яшьрәк күрше кызы Гөлиядә туктала.
Гөлия ул вакытта инде күптәннән Казанда яши, медицина белемле, сигез ел йогышлы авырулар хастаханәсендә эшләгән була. Үзе машина йөрткәч, авылга да еш кайтып йөри. Алмазның аңа сүз катуына да шул машина сәбәпче була – ул аны төзекләндерергә ярдәм итә. Шунда мәктәптә укучы улларына киемнәр алышырга булышуын үтенә. Базарда йөргәндә сөйләшми тормыйсың бит инде, ир әлеге четерекле теманы күтәрә...

Әлбәттә, Гөлия мондый җитди тәкъдимгә уйлап-нитеп тормыйча гына җавап бирергә җыенмый. Ул вакытта инде ул да акыл туплаган, авырулар белән эшләү дәверендә бик күп төрле язмышлы кешеләр белән очрашкан, һәр нәрсәгә үз фикере булган, акны карадан аера белгән кыз була. Ахырда, әни назыннан мәхрүм калган күрше малайлары өчен борчылуы, йомшак күңеленең аларга ничек тә булса ярдәм итү, хәленнән килгән кадәр йөрәк җылысын бүлешәсе килү теләге өстенлек ала.

Кешене тикшереп, гаепләп сөйлисе генә бик җиңел ул. Менә кайсыбыз үз кызыбызның 12, 10 һәм 6 яшьлек өч улы булган тол иргә кияүгә чыгуын тели? Ә?! Арабызда андый аналар юктыр, дип уйлыйм. Гөлиянең дә әнисе ут йота. «Кызым, уйлап чыгасыңмы?» дип, ничә кат сорагандыр...
Кыз, шулай итеп, инде Казан шәһәрендә җайлашкан тормышын, эшен калдырып, Күгәйгә кайта. Алмаз белән никах укытып, кавышып, яши башлыйлар.

– Никахтан соң, балаларга, хәзер инде әтиегез белән сезнең турыда мин кайгыртачакмын, дидем. Башта, әлбәттә, кыен булды. Бу аңлашыла да. Миңа «әни» диеп эндәшсәләр дә, күңелләрендә урын алуның бер дә җиңел булмаячагын бик яхшы белдем. Улларыбыз, сөбеханАллаһ, күз тимәсен. Бик яхшы укыйлар, йорт тирәсендә бик ярдәмчелләр. Куллары эш белә. Ике улыбыз – Сирин белән Илмир (бик тәмле итеп пешерә икән, хәтта камыр га кадәр) инде Казанда укый, атна саен кайтып йөрергә тырышалар, Альберт әле мәктәптә белем ала, – ди Гөлия.

Хәзерге вакытта Гәбделхәевләр күп балалы гаилә. Өйгә ямь өстәп, башта игезәк кызлары Рания белән Раилә дөньяга килә, ә хәзерге вакытта Гөлия кечкенәләре Рүмия белән декрет ялында. Ятим өч малайны олы йөрәгенә сыйдырган өчен, бу өч кыз Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтедер, мөгаен. Алмаз ике оя балаларын да бер йодрыкта тота, бербөтен булып, дус-тату яшиләр, шөкер. Гаилә башлыгы мәчеткә йөри, Гөлия дә дингә кереп бара, намазларын калдырмаска тырыша. Авыл тормышында да активлар.

– Алмаз янына нинди йомыш белән килсәң дә, тыңламый калганы юк, – дип сөйли Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова. – Гөлия, Алмаз, Гөлиянең абыйсы Алмаз һәм малайлар үз инициативалары белән узган ел зиратны җыйдылар. Аларга бөтен авыл халкы рәхмәтле. Ул улларына күз генә тимәсен, бигрәк тәртиплеләр.

Гәбделхәевләрнең хуҗалыклары зур. Хайваннар, күп итеп үрдәк-казлар үстерәләр, элек сарыклар да асраганнар, бакча тутырып яшелчәләр үстерәләр. Алмаз үзенең КамАЗында эшләп йөри, Гөлия олы яшьтәге әбиләрне карый. Бу йортта тормыш әче таңнан кайный. Сәгать дүрттә торам, ди Гөлия. Ирен эшкә озата, кызларны бакчага илтә, өйдәге хезмәт, яшь бала белән көннең ничек узганын да сизми ул.

Безгә Гөлия белән аралашу насыйп булды, Алмаз эштә, балалар, шулай ук, кайсы-кайда – һәрберсе үз «эш» урынында иде. Һәм аның сабырлыгына, тыйнаклыгына сокланып кайттык. Сүз арасында ялгыш кына да бер зарлану, шундый язмыш сайлавына үкенүгә ым да сизмәдек. Битләрендәге чокырчыклары белән сөйкемлелек чәчеп, сабыр гына елмаеп, бер артык сүз дә әйтмичә аралашты ул безнең белән. Ә бит аларның тормышы гади генә түгел. Яман күзләрдән, нахак сүзләрдән Аллаһ үзе сакласын бу матур гаиләне. Бәхет һәм тагын бер кат бәхет телисе килә. Алар моңа лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев