18 февраль 2018 яңалыклары
-
Җәмәгать судьяларының өй туе
Мирный бистәсендә Комаров урамының 43нче йортында җәмәгать судьяларының өр-яңа итеп төзекләндерелгән бинасы ачылды. Биредә халыкны өч участок буенча кабул итәчәкләр. Ремонт эшләре ТР дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
-
Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин
Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.
-
Хезмәт хакы түләмәү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көне
Халыкның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләсе – Россия Федерациясе Тикшерү комитетының өстеклекле эш юнәлеше.
-
Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган
Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
-
Рөстәм Миңнеханов: «Проблемаларны яшереп калырга ярамый»
Бу атнада Яшел Үзәнгә эшлекле визит белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район һәм шәһәр Советының берләшкән утыз өченче сессиясендә катнашты. Ә аңа кадәр «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда булды.