Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бетне керосин да җиңми, ә тән пешәргә мөмкин

Күбебез бетләүне үткән заман калдыгы дип уйлый, әмма чынбарлыкта педикулез дөньяда иң таралган авыруларның берсе. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен миллиардлаган кеше бетлеләр белән контактта була, һәр икенче кеше кайчан да булса бу «күңелсезлекне» үзендә татып карый.

Шулай да, рәсми статистика дөреслеккә туры килми, чөнки кешеләрнең күбесе дәваханәләргә мөрәҗәгать итми, өй шартларында гына дәваланырга тырыша. Әлеге четрекле авыру турында сөйләүне сорап без район үзәк дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Наталья Мягковага мөрәҗәгать иттек.
– Наталья Владимировна, Яшел Үзәндә педикулез белән авыручылар күпме?
– Педикулез белән бер кеше авырса да, ул урын эпидемия чыганагы дип атала. Яшел Үзән шәһәре һәм районында 2017 елда рәсми рәвештә 94 кешегә педикулез диагнозы куелды. Шуларның 64е – балалар, алтысы – балалар бакчасына йөрүчеләр. Мәктәп укучылары арасында педикулез еш очрый. Гадәттә ул медицина хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана. Бигрәк тә балалар лагерьларында, интернатларда, приютларда, балалар бакчаларында, мәктәп ләрдә, уңышсыз гаиләләрдә, бассейннарга йөрүчеләрдә, чегәннәрдә, пенсионерларда еш була. Җәмәгать урыннарында бетне күбрәк бомжлар тарата. 
– Әгәр дә педикулез табылса, нишләргә?
– Шундый очраклар була калса, мәктәпнең яисә балалар учреждениесенең медицина хезмәткәре эпидемиология бүлегенә хәбәр итәргә һәм авыруны дәвалау учреждениесенә җибәрергә тиеш. Балалар бакчаларында эпидемиология бүлеге белгечләре урын-җир әйберләрен, йомшак инвентарьне аерым камерада дизенфекцияли. 
– Бу паразитлар кешенең нинди урыннарын зарарлый?
– Бет – кешенең тире өлешенә зарар китерә торган паразит. Бу канатсыз, алты аяклы бөҗәкләр көчле тырнаклары белән чәчне яисә киемне эләктереп ала. Авызлары белән тирене тишеп, селәгәйләрен кертә һәм шуннан тән кычыта башлый. Бет сикерми дә, очмый да, үрмәләп йөри. Алар кан эчә торган бик кечкенә бөҗәкләр. Ана бетләр йомыркаларын чәч төбенә сала һәм алар 7-10 көннән чыга. Зур бетләр кеше тәненнән башка 2 көн яши алса да, серкәләре 10 көнгә кадәр яши. Мәсәлән, киемдә, таракта яисә келәмдә. Серкәсе 10 көндә үсеп җитә. Бер бет 50-100 күкәй сала ала. 
– Педикулез билгеләре нинди?
– Кашыну төп билгеләрнең берсе. Чәч бөртекләрендә 1-3 мм озынлыктагы бетләрне күрергә була. Серкәләре кечкенәрәк һәм чәч бөртегенә берегә. Педикулез авыру кешедән аралашканда йога. Шәхси гигиена әйберләре, тарак, мунчала, урын-җир әйберләре, башлык, мендәр, матрац аша күчә. Җенси юл белән дә күчәргә мөмкин. Бетләр суда 2 тәүлек яши алалар, шуңа күрә кеше күп коена торган урыннар – пляжлар, күлләр, бассейннар, диңгезләр дә педикулез йоктыру урыны була ала. 
– Ничек дәваланырга?
– Педикулоцид дип аталган препаратлар белән дәваланыр га кирәк. Шәхси гигиенаны саклау, контактта булган бөтен әйберләрне санитар эшкәртү таләп ителә. 
– Халык ысулларыннан керосин яисә уксус куллану нәтиҗә бирәме?
– Нәтиҗәсе аз, чөнки алар серкәне үтерә алмасалар да, зыян китерергә мөмкиннәр. Әйтик, бигрәк тә балаларда химик пешү, аллергия, тән тиресенең кибүе була, бавыр һәм бөерләр, бронхлар зарарланырга (бронхообструктив синдром) мөмкин. Санитар эшкәртүне иң яхшысы махсус учреждениеләрдә белгечләр контрольлегендә уздырырга кирәк. Квалификацияле медицина ярдәме алу өчен дерматологка мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев