Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәмәгать судьяларының өй туе

Мирный бистәсендә Комаров урамының 43нче йортында җәмәгать судьяларының өр-яңа итеп төзекләндерелгән бинасы ачылды. Биредә халыкны өч участок буенча кабул итәчәкләр. Ремонт эшләре ТР дәүләт программасы кысаларында башкарылган.

Яшел Үзән җәмәгать судьяларын өй туе белән котларга ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Яшел Үзән шәһәр суды рәисе Андрей Николаев, район башлыгы Александр Тыгин килгән иде. 
– Боларның барысы да, нигездә, халык монда килеп хокукый проблемаларын уңайлы шартларда хәл итә алсын өчен дип эшләнә. Республика җитәкчелеге дә бу хакта яхшы аңлый. Юстиция министрлыгына әлеге сорау ларны хәл итүдә ярдәм иткән өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Күренеп тора, төзекләндерү, ремонт эшләре бик әйбәт һәм сыйфатлы материалдан башкарылган. Моның өчен җирле хакимияткә, район башлыгы Александр Тыгинга да зур рәхмәт, – дип тәбрикләү сүзләрен җиткерде Илгиз Гыйләҗев.
Аннан дәрәҗәле кунаклар Яшел Үзәндә озак еллар Сәйдәшев урамының 4нче йортында урнашкан КФУның филиалы булган бинага юл тотты. Безгә күптән түгел биредә суд органнары, барысы бергә халык суды, шәһәр суды һәм җәмәгать судьялары тупланып бер бинада эшлиячәге билгеле булды. Алай гына да түгел, инде монда ремонт эшләре башланган, тышкы фасадын тулысы белән диярлек тәмамлаганнар, хәзер эчке эшләрне яңартып, төзекләндереп бетерәсе бар. Дүрт катлы бинада суд органнарына эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булачак. Яңа бинаны ачу быелның июль аена билгеләнгән. 

Яшел Үзән шәһәр суды рәисе Андрей Николаев газета укучылар арасында бәйге игълан итә. Аның максаты түбәндәгедән гыйбарәт: суд органнарының эшчәнлеген яктырта торган эмблеманың рәсемен ясарга кирәк. Иң уңышлысы төзекләндерелгән яңа бинаның тышкы диварында ясалачак. Вакыты май башына кадәр, рәсемне редакциягә дә юлларга мөмкинсез. Җиңүчеләр, әлбәттә, бүләкләнәчәк.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мировые судьи судья новое место