16 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Яшел Үзән "Порт" яшьләр үзәгенә "Мөмкинлекләр вакыты" килде!
Яшьләр туры форумы программасына "Мөмкинлекләр вакыты" (“Время возможностей”) интерактив эшлекле, мәгариф һәм мәдәни-күңел ачу чаралары керде.
-
Татарстанда яшәүче тагын өч хатын-кыз коронавирус корбаны булды
Татарстанда өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде.
-
Үзләренең яшь ярдәмчеләренә янгын сүндерүчеләрдән бүләкләр
Яңа уку елында Яшел Үзән укучылары күңелле бүләкләр алды. “Неопалимая купина” һәм “Таланты и поклонники” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсларының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны ТРО ВДПО Яшел Үзән районара бүлеге һәм 8нче янгын-коткару отряды белгечләре котлады.
-
Мул уңыш алу өчен көздән сарымсак һәм суганны ничек дөрес утыртырга
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында киләсе елда мул уңыш алу өчен көз көне сарымсак һәм суганны ничек дөрес утырту серләре белән уртаклаштылар. Барлык тиешле кагыйдәләрне үтәп, әлеге яраткан яшелчәләрдән мул уңыш алуның гади кагыйдәләре турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.
-
АО «Транснефть — Прикамье» провело командно-штабные учения по ликвидации условного выхода нефти
АО «Транснефть – Прикамье» провело командно-штабные учения (КШУ) по ликвидации чрезвычайной ситуации техногенного характера на нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления (РНУ).
-
Яшел Үзәндә капиталь ремонттан соң Балалар сәнгать мәктәбе һәм шәһәр сәнгать галереясе ачылды
Егерме ел элек Яшел Үзәндә сәнгать галереясе ачылган иде. Ике дистә ел эчендә биредә, Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең танылган авторлары экспозицияләрен дә кертеп, 523 күргәзмә оештырылган. Бүген монда, егерме ел элек кебек үк, кисточкалар һәм палитрлар маэстролары - Яшел Үзән рәссамнары үз эшләрен тәкъдим иткән.
-
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин вафат булды
Күренекле галим-урманчы, югары мәктәпнең Халыкара фәннәр академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әхмәдулла Һади улы республиканың урман фондын саклауга һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте, мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнде, соңгы көннәргә кадәр яшь хезмәттәшләр өчен укытучы һәм остаз булды.
-
Йортсыз калган гаиләгә бергәләп ярдәм итик
Карактан кала, уттан –юк, ди халык. Чынлап та, ут-күздән Ходай сакласын дип телибез. Гомерең буе җыйган мал-мөлкәтең берничә мизгелдә җир белән тигезләнеп, юкка чыгуны берәүгә дә язмасын. Менә шулай Татар Әҗәлендә яшәүче Мохтаровлар салкын көзге иртәдә йортсыз калды.
-
Тормыш бер генә бирелә һәм сынау белән
Чит кешеләр фикерләре авазына эчке тавышыгызны басарга ирек бирмәгез, чөнки ул ни рәвешледер сезгә ни эшләргә кирәклеген инде белә. (Стивен Пол Джобс (50+)
-
Аек башта – аек акыл!
Салмыш баштан, тирә-юнендәгеләрне куркыныч астына куеп, автомобиль руле артына утыручылар саны кимеми. Андыйларны ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы чаралары барышында әледән-әле «эләктереп» тора.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының депутатларын сайлаулар уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле ватандашлар!