Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш бер генә бирелә һәм сынау белән

Чит кешеләр фикерләре авазына эчке тавышыгызны басарга ирек бирмәгез, чөнки ул ни рәвешледер сезгә ни эшләргә кирәклеген инде белә. (Стивен Пол Джобс (50+)

Дәваланудан баш тарту бәясе - җимерелгән кеше гомерләре... Әлеге сүзләр артында коточкыч саннар.

Беренче тапкыр мин СПИД-диссидентлык термины белән Мәскәүдә эшләгәндә очраштым. Әлбәттә, ул чакта мин терминны түгел, ә беренче карашка сәламәт акыллы кешеләрнең ВИЧның булуын яки ВИЧ белән СПИД бәйләнешен кире кагуларын ишеттем. Әмма барысын да тәртип буенча.

Бер дустымның (тактик фикерләүдән чыгып, аның чын исемен күрсәтмичә, Алсу дип атыйк) ВИЧ инфекциясе йоктыруы ачыкланды. Аллаһка шөкер, иртә стадияләрдә. Ул шунда ук терапияне башлап җибәрде. Тик өч ай узгач, препаратларны кабул итүдән туктады, моны ул «белгән» кешеләрнең аңа антретровирус терапиясенең организмны авыруга караганда күбрәк агулавын әйтүләре белән аңлатты. Ә иң куркынычы, аңарга әлеге диагнозны куйганда, Алсуның ике айлык йөкле булуында.
 


Антиретровирус терапиясе (АРТ, АРВТ, элек — югары актив антиретровируска каршы терапия, ВААРТ) — ВИЧ-инфекцияне дәвалау методы (ВИЧ ретровируслар төркеменә керә), ул вируска каршы ике һәм аннан күбрәк препаратларны даими кабул итүдән тора. Мондый терапия ярдәмендә ВИЧ-уңай кешеләр нормаль яшәү рәвеше алып бара ала, шулай ук вирусны җенси юл белән, хәтта саклану чаралары кулланмаган җенси актларда да башкаларга ияртми.




Һәм менә Алсуның бала табарга дүрт ай вакыты калып бара, ә ул дәваланудан туктады. Аның якын-тирәсендәгеләр, шул исәптән ире дә, шок хәлендә иде. Ләкин ул беркемне дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Ул вакытта алар гаиләләре белән Казанга күченде. Аның ире Таһир барлык таныш-белешләрен аякка бастырды һәм Казанда урнашкан СПИД-үзәккә чыкты. Табиблар белән озак сөйләшүләр дә бернигә дә китермәде. Ул вакытта табиблар аларга "Равный - равному» программасын тәкъдим итте. Монда шундый ук ВИЧ белән авыручылар "яңа" йоктырганнарга диагноздан соңгы үз тормышы тарихын сөйли. ВИЧ йоктырганнарның гомер озынлыгы сәламәт кешенең уртача гомер озынлыгына тигез - һәм бу саннар белән расланган факт. Безнең Алсуга акылына килергә бер атна җитте. Ул кабат дәвалана башлады. Хәзер ул бар яктан да сәламәт туган кызын тәрбияли һәм икенчесе артыннан җыена.

Мондый тарихлар һәрвакытта да «хэппи энд» белән тәмамланмый. СПИДның барлыгына ышанмаучылар күп һәм авыручылар бу агым белән очраша, аларга тулаем ышана һәм үзләренең тормышларын җимерә.


СПИД-диссидентлык - ВИЧның булуын яки ВИЧ һәм СПИД бәйләнешен инкарь итүче кешеләр хәрәкәте. Хәрәкәт ХХ гасырның 80нче еллар ахырында барлыкка килгән һәм аның төп максаты ВИЧның булуын инкарь итү һәм АРВ-терапиядән баш тарту пропагандасы.



Еш кына СПИД-диссидентлар үзләре ВИЧ-уңай диагнозлылар, әмма үз диагнозларын кире кагалар. Авыруны инкарь итү - шактый киң таралган психологик саклану механизмы.

ВИЧ-инкарь итүчеләр ВИЧ вирусының бүленмәве һәм фотога төшерелмәве турында сөйләргә яраталар. Бу дөрес түгел. Вирус фотолары бар. Аны ачканда 80нче елларда җиһазларның техник мөмкинлекләре башка һәм шуңа күрә вирус фотосурәтләре төгәл түгел иде. СПИД-диссидентлар моны үз хәйләләрендә куллана һәм нәкъ менә шушы иске фотографияләргә мөрәҗәгать итә. Бүген, фәнни казанышлар һәм алгарыш нәтиҗәсендә вирусның бик күп төгәл фотосурәтләре бар.

Фәнни спекуляцияләр өчен икенче яраткан тема - АРВТ токсиклыгы. Беренче буын АРВТ чыннан да бик агулы була. Әмма бу дару препаратларының беренче үрнәкләре генә һәм туксанынчы елларда сайлау мөмкинлеге булмый - яки токсик төймә ярдәмендә дәваланасың, яки үләсең. Шуннан бирле дистәләгән еллар үтте һәм ВИЧ-уңай диагнозлы кешеләргә көненә берничә тапкыр препаратлар йотарга кирәкми. Алга киткән илләрдә тәүлегенә бер тапкыр бер таблетка кабул ителә һәм алар зыянсыз.

Өченчесе, минем карашка иң тузга язмаган тема - ул «сүз куешу теориясе». СПИД-диссидентлар, фармацевтика компанияләре бөтен дөнья буйлап токсик препаратларны сатып, пациентлар хисабына байый, диләр. Табибларга да өлеш чыгаралар! Аңлау өчен - АРВТ препаратларын бөтен дөнья буйлап дистәләрчә компанияләр җитештерә - һәм бу компанияләр берничек тә «сүз куеша» алмый торган көндәшләр.

 

Медицина учреждениеләре пациентны препаратлар белән тәэмин итүнең бушлай системасын тәкъдим итә, - дип шәрехли табиб-эпидемиолог Юлия Нестерова. - Без беркайчан да кешеләрне терапия кабул итәргә мәҗбүр итмибез, бер генә ВИЧ-уңай кешене дә аның ихтыярына каршы хастаханәгә алмадык һәм мәҗбүри дәваламадык. Шуңа да карамастан, тарих медицина препаратларыннан ирекле баш тарткан һәм СПИД-диссидент булган кешеләрнең вакытлар узу белән СПИДтан үлү очракларын күп белә.


Өстәвенә, фармацевтика компанияләренә кыйммәтле химикатларга күп чыгымнар сарыф итмичә, «буш куыклар» чыгару күпкә отышлырак булыр иде. Бу миллионнарча тапкыр арзанрак һәм ВИЧ-уңай кешеләр хисабына зур мөлкәткә ия булып булыр иде! Үзегез уйлап карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев