15 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Хәнҗәр (хикәя)
Үзенә кагылган әйберләр йөрәген бер әрнетсә, балалары турындагылары мең әрнетте Сәлимәне. «Ни өчен миңа бу җәза? Нигә мин боларны ишетергә тиеш идем әле? Нинди гөнаһым бар алар каршында? Ике арада ничә еллар пычрак пәрдә асылынып торганын сизми яшәгәнме әллә? Моңа кадәр ике арада булган аралашуларның берсе генә дә ихлас булмады микәнни?! Югыйсә кайгыны да, шатлыкны да үз эчебезгә бикләп яшәмәдек, тышка чыгарып тазарындык, көлеп тә, елап та бушандык кебек. Туган итеп күпме серләр бүлешенде, күңелләр чишелде, сораулар туса, уртага салып киңәш итешелде. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Гомер буе Рәфисемә ошатып, якын итеп яшәгән, бигрәк тә аны югалткач, тагын да кадерләре арткан кешеләремнең ничек итеп хәзер күзләренә карыйм, тупсаларына аяк басыйм, үземнеке аша үткәрим?!
-
Якташыбыз «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага Татарстан Рәисе Рәхмәт хаты бирделәр
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлеваның «Көз дә матур, без дә матур әле» дип аталган зур иҗат кичәсе-юбилей бенефисы узды.
-
Ринат Рәхмәтуллин: «Яңалыгым бар»
***