15 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Игелекле эшләр һәм рәхмәтле Яңа ел
Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Яшел Үзән муниципаль районы Советы депутаты, «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ генераль директорының хокук мәсьәләләре һәм персонал белән идарә итү буенча урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтовка җирлекне бәйрәм бизәвендә ярдәм иткән һәм күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен бүләкләр биргән өчен рәхмәт белдерә.
-
Тәүлек эчендә Татарстанда 96 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
ТР Оперштбы хәбәре буенча алты очрак читтән кергән. 33 кеше дәвалау учреждениеләренә госпитализациягә мохтаҗ, 63 йоктырган кеше өйләрендә дәвалана, чөнки аларда авыруның җиңел формасы.
-
Татарстанда ковид белән авыручылар өчен койкаларның өчтән береннән артыгы буш
Республикада Covid-19 пациентларын хастаханәгә салу саны кими.
-
Яшел Үзәндә алты массакүләм сугышуда катнашучы кулга алынды, алар барысы да – “группировка” әгъзалары
Аларның иң өлкәненә 26 яшь, өчесенә 23, берсенә 21 һәм иң кечесенә - 18 яшь.
-
Татар Танае мәктәбе укучылары да кар өемнәре белән көрәшергә кереште
Мәктәп территориясе бик зур - барысын да чистартып чыгарырга кирәк.
-
КФУ профессоры: Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә
Күпчелек татарлар телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.
-
«Ералаш» җитәкчесе Борис Грачевский вафат
Мәрхүмгә 71 яшь иде.
-
Үтте-китте бу яллар, әмма вакыйгаларга бай алар!
Шул хәтле зарыгып көтеп алабыз кышкы каникулларны!
-
Салкын – колакны тешли, битне чеметә: ничек өшемәскә
Бу турыда Татарстан табиблары сөйләде.
-
Иске Яңа елда да могҗизалар була!
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзәннән Раил Хәмәдҗановның теләген тормышка ашырды - малайга ком белән рәсем ясау өчен яктылык өстәле бүләк итте.
-
Васильево борылышында 17 автомобиль бәрелешкән
"Казан - Яшел Үзән" трассасында 17 автомобиль бәрелешкән, шул исәптән ике фура.
-
Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация темпы февральгә артачак
Республика февральгә алданрак язылганга караганда күбрәк доза вакцина ала алачак.