13 июль 2021 яңалыклары
-
Игътибар: Яшел Үзән районында газ бирүне туктатып торачаклар
Газүткәргечтә ремонт эшләре бару сәбәпле, 14 июль көнне 08-00 сәгатьтән 22-00 сәгатькә кадәр Васильево, Ильинский, Кызыл Яр, Нарат, Әйшә, Сафоново, Успенка, Воронино, Дубровка, Яңа Тура, Октябрьский, Ореховка, Осиново, Ремплер, Грузинский, Дубровка, Красницский, Новопольский, Новочувашский, Үрнәк авылларында вакытлыча газ бирү туктатылачак.
-
Татарстанда Covid-19 белән зарарланучылар саны 23 меңгә җиткән
Соңгы тәүлектә Татарстанда 43 коронавирус очрагы теркәлгән. Өч кеше республикадан читтә йоктырган, калганнарын контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
-
Россиядә #МыВместе премиясен алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә
Россиядә #МыВместе халыкара премиясенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Теләүчеләр чарада катнашу өчен 25 июльгә кадәр https://премия.мывместе.рф/ премия сайтында заявка бирә ала.
-
Дәүләт хезмәтләре 10 000 сум күләмендә мәктәп түләвенә тутырылган гаризалар җибәргән
Август аенда бер тапкыр бирелә торган түләү өчен автомат рәвештә тутырылган гаризалар кулланучыларның шәхси кабинетларына килде.
-
Яшел Үзәндә тагын бер ир батып үлгән
Кичә 13:48 сәгатьтә гадәттәнтыш хәлләр министрлыгына Яшел Үзәндә ир-ат батып үлүе турында хәбәр килә.
-
Эдуард Вафин: Пенсия фонды түләүләрен рәсмиләштергәндә еш хата - ялгыш банк счеты күрсәтү
Июльдән Татарстан буенча Пенсия фонды авыр финанс хәлендәге булачак әниләр, шулай ук 8-16 яшьлек балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен түләүләр буенча гаризалар кабул итә башлады.
-
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: республикада Covid-19дан вакцинага сорау арткан
Татарстанда халыкның коронавирустан вакциналаштыруга ихтыяҗы арткан, әмма вакцина кытлыгы юк. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
-
Татарстанда коронавирустан 92% вакцина кулланылган
Бу хакта регионның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. Якын арада республикага яңа партия препаратлар киләчәк.
-
Качып җәзадан котылып булмый
Дәүләт автоинспекция се хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән йөртүчене тоткарлаган.
-
Михаил Афанасьев: "Авыл тагын да зуррак үзгәрешләргә лаек!"
Осиново авылына эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Алар Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә авылның инфраструктура объектларын карадылар, шулай ук җирле халык һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырдылар.