Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт хезмәтләре 10 000 сум күләмендә мәктәп түләвенә тутырылган гаризалар җибәргән

Август аенда бер тапкыр бирелә торган түләү өчен автомат рәвештә тутырылган гаризалар кулланучыларның шәхси кабинетларына килде.

Гаризаларны тутыру өчен 16 яшькә кадәрге балалар өчен Пенсия фондының узган елгы түләүләре барышында җыелган мәгълүмат кулланылды. Ул гариза бирүченең исем-фамилиясен һәм СНИЛСын, шул исәптән туу турында ЗАГС мәгълүматларын, шулай ук акча күчерү өчен счет реквизитларын үз эченә ала.

"Ата-аналарның төп бурычы - барлык мәгълүматларның дөреслеген тикшерү. Башта шәхси профильгезне, ә аннары гаризаны төзәтергә кирәк. Акча күчереләчәк счетыгызның дөреслеген тикшерү дә мөһим. Мәҗбүри шарт - счет гариза бирүченеке булырга тиеш, ә менә нинди түләү системасы булуы мөһим түгел. Карта бары тик Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булырга тиеш»,-дип сөйләде ТР буенча РПФ матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Никандрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев