Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар: Яшел Үзән районында газ бирүне туктатып торачаклар

Газүткәргечтә ремонт эшләре бару сәбәпле, 14 июль көнне 08-00 сәгатьтән 22-00 сәгатькә кадәр Васильево, Ильинский, Кызыл Яр, Нарат, Әйшә, Сафоново, Успенка, Воронино, Дубровка, Яңа Тура, Октябрьский, Ореховка, Осиново, Ремплер, Грузинский, Дубровка, Красницский, Новопольский, Новочувашский, Үрнәк авылларында вакытлыча газ бирү туктатылачак.

Ремонт эшләре башланыр алдыннан газ приборлары краннарын ябарга кирәк. Газ приборларын кабат җибәргәндә, бинаны җилләтергә, морҗада тарту көче барлыгын тикшерергә, газ хезмәте хезмәткәрләренә керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.

Фатирда (торак йортта) газ исе барлыкка килгәндә газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга, приборларның краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточканы ачарга, 04;104;112 телефоны буенча авария газ хезмәтен чакыртырга

Утны кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр утын һәм электр приборларын кабызмаска, электр кыңгырауларыннан файдаланмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев