9 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Бөтенроссия экологик диктантында катнаш!
2021 елның 14-21 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә. Быел чара онлайн-форматта уза һәм https://экодиктант.рус/ порталында да. Теркәлү офлайн мәйданчыклары 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр ачык.
-
Әбине 50 мең сумга алдаганнар
Ялганчылар яшел үзәнлеләрне кәкре каенга терәтүләрен дәвам итә. Яше дә алдана, карты да. Чикләр юк бу мәсьәләдә.
-
Казанда танылган җырчы Нурислам вафат
Казанда татар эстрадасы артисты Нурислам вафат булды. Бу хакта Instagram да үзенең аккаунтында язучы Айгөл Вәлиуллина-Гәрәева хәбәр итте.
-
Яшел Үзән районында бу атнада кар һәм -9 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.
-
Татарстанда тагын 252 Covid-19 очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда тагын 252 коронавирус очрагы расланган. Алты кеше республикадан читтә йоктырган, 246сы — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
-
Йөк поезды Татарстанда җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән
Поезд машинисты ашыгыч рәвештә тормозга баса һәм сигнал бирә, әмма бу ярдәм итми.
-
Сыйфат атнасында “Кайнар линия”
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2021 елның 8 ноябреннән 12 ноябренә кадәр, Бөтендөнья сыйфат атнасы кысасында, товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр һәм «Кайнар линия» оештыра.
-
Фермерларны агротуризмны үстерергә өйрәтәчәкләр
Виртуаль практикум «Свое Родное.Загородом» платформасы базасында барлыкка килде. Аның ярдәмендә кулланучылар агротуристик бизнесларын камилләштерергә яки аны нульдән башлап җибәрә ала. Онлайн-укыту барлык теләүчеләр өчен һәм бушлай.