9 март 2018 яңалыклары
-
«Минем һөнәрем – минем язмышым»
Сәрия Мәсхүтова – Серго исемендәге заводның танылган белгечләренең берсе. Биредә ул кырык дүртенче елын эшләп, шул вакыт эчендә компания җиһазларын ремонтлау буенча үзәкнең I категорияле икътисадчысына кадәр үскән. Кыю, намуслы, принципиаль һәм актив – аны монда менә шундый сыйфатлары буенча беләләр. Шуңа күрә предприятие аның кандидатурасын «Ел хатын-кызы – 2018» конкурсында катнашу өчен горурлык белән тәкъдим иткән.
-
Дәүләттән ярдәм бар, теләк кенә булсын
Авылны, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү турында соңгы вакытта еш сөйлиләр. 13 февральдә шәһәргә эшлекле визиты белән килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, бу мәсьәләгә аерым тукталып, мал-туар тоту, җитештергән товарны үзләштерү өчен Яшел Үзән географик яктан уңайлы район дип бәя бирде.
-
Шкаф сатам дип, үз акчаларыннан колак каккан
Мошенниклык очраклары һаман да кимеми, киресенчә, арта гына бара.
-
Балаңны тыңлый беләсеңме?
Балалыктан яшүсмерлек чорына аяк басучы ул-кызларыбыздан еш кына «Мин үзем дә барысын да беләм!» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Үзләрен зурлар кебек хис итеп, нәрсәдер исбатларга тырышуларына, психик яктан үсешләренә бу вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк.
-
«Алтын башак»ның алтын бөртеге
Кадерлеләрен бакчага китергәч аларның әйбәт шартларда тәрбияләнүен, ә тәрбиячеләрнең икенче әнидәй булуын теләмәгән әти-әни бармы икән ул. Әгәр бала бакчага теләп барса, ата-ана да эшенә тынычлап китә.
-
Олы Яке җирлеге – районның йөзек кашы
Олы Яке авыл җирлеге авылларыннан безнең журналистлар кайтып та тормый дисәк була. Республика журналистлары да еш була биредә. Чөнки күрсәтерлек эшләр, үрнәк алырлык гамәлләр бар.