Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алтын башак»ның алтын бөртеге

Кадерлеләрен бакчага китергәч аларның әйбәт шартларда тәрбияләнүен, ә тәрбиячеләрнең икенче әнидәй булуын теләмәгән әти-әни бармы икән ул. Әгәр бала бакчага теләп барса, ата-ана да эшенә тынычлап китә.

Ә безнең балалар бакчасында тәрбияче булуның нинди авыр хезмәт икәне турында уйлап караганыбыз бармы? Аларга бит һәр бала уңышына шатлана, дистәләгән баланы өйрәтә белергә кирәк. Кайвакыт ата-ана булдыра алмаганны да булдыра тәрбияче. Бакчага килгәндә кашык тота белмәгәннәре дә булырга мөмкин. Боларга әти-әнисен сагынып түккән күз яшьләрен дә өстәсәң... Ничек аны коллективка ияләштерер гә? Әлбәттә, катлаулы, сүз дә юк. 
«Алтын башак» балалар бакчасы башкалардан аерылып тора кебек. Бинасы күптәнге һәм иске булса да, гадилеге һәм уңайлылыгы, хезмәткәрләренең ачык йөзле һәм ягымлылыгы белән. Шәһәрдә ничәмә-ничә буынны үстереп, мәктәпкә әзерләп чыгарган ул. Чын тарихи бакча. Анда эшләгән һәр тәрбияче турында аерым язарга, һәрберсенең хезмәт юлына сокланырга мөмкин булса да, сүзебез гомере буе шушы бакчада эшләүче ачык йөзле, тыныч холыклы, зыялы һәм грамоталы тәрбияче, былтыр түгәрәк датасын билгеләп узган Гөлсинә Гарипова турында. 
– 1961 ел. Авылдан әбием яныннан алып килгәч мине балалар бакчасына урнаштыру өчен әтиемә шушы «Алтын башак»ка эшкә урнашырга туры килгән, – дип искә төшерә ул бер мизгелдә узып киткән балачак елларын. – Мәктәпне тәмамлау белән мин тагын шушы бакчага килдем. Бу юлы инде үзем тәрбияләргә. Ике энемне дә, үземнең ике кызымны да шушы бакча үстерде. Кыскасы, «Алтын башак» безнең икенче йортыбызга әйләнеп, һәммәбезнең тормышы аңа бәйле булды.
«Алтын башак» башак ларын менә шулай җыйган. Йөрәге белән сайлаган бу һөнәрен алмаштырасы килгән вакытлары да булмаган түгел, булган. Шуңа күрә тормыш бит ул! «Ник бу һөнәрне сайладым икән?» дигән сорауны да биргәндер, мөгаен. 
– Бакчага аяк атлап керү белән балалар үзләренә мине магниттай тартып ала, – ди Гөлсинә ханым яраткан һөнәре турында. – Балаларның эчкерсезлеге, самимилеге мине әсир итә. Еллар узып, балалар үсеп, берләре китеп икенчеләре килә тора. Гаиләдәге кебек, һәр балага ияләшәсең, ата-аналар белән туганлашасың.
Бакчага гади няня гына булып килгән Гөлсинә Гарипова (беренче эшкә алучысы – мөдир Лидия Донченко) укыган, тәрбияче булган, методист дәрәҗәсенә җиткән. Әйтергә генә ансат, алты мөдир белән эшләргә туры килгән. Ә ул тәрбия ләп чыгарган балалар арасында кемнәр генә юк: табиблар да, педагоглар да, музыкантлар да бар, алар төрле өлкәләрдә һәм төрле шәһәрләрдә эшли. Кайберләре хәтта үзләре шушы бакчага тәрбияче булып эшләргә килгән. Арада эшен ташлап киткәннәре дә булган. 
– Чөнки хезмәтебез җиңел түгел, бик җаваплы, әмма кызыклы, – ди Гөлсинә ханым. – Вакытында елмаерга, яисә җитди булырга, баланың гына түгел, ата-ананың да күңеленә үтеп керә белергә кирәк. «Алтын башагым» чын мәгънәсендә гаилә подрядына әйләнде: хәзер ирем дә биредә эшли. Бу бакчаның стеналарына кадәр безнең рух сеңгән. Үземне мин биредә таптым, тәҗрибә тупладым һәм моңа мин бик шатмын. Әлбәттә, китсәм, мине онытырлар, ә мин – юк, беркайчан да!
«Тәрбияләү – ул ярату һәм үрнәк күрсәтү», – дигән педагог-гуманист Песталоцци. Ә балалар исә үзләрен яратканнарны гына ярата. Бала күңеле ак кәгазь кебек, яхшысын да, начарын да үзенә тиз сеңдерә. «Алтын башак»та тәрбия ләнгәннәргә әнә ничек уңай туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев