Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләттән ярдәм бар, теләк кенә булсын

Авылны, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү турында соңгы вакытта еш сөйлиләр. 13 февральдә шәһәргә эшлекле визиты белән килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, бу мәсьәләгә аерым тукталып, мал-туар тоту, җитештергән товарны үзләштерү өчен Яшел Үзән географик яктан уңайлы район дип бәя бирде.

Бүгенге көндә районыбызда 12913 шәхси ярдәмчел хуҗалык исәпләнә. Аларда 3829 мөгезле эре терлек, шул исәптән 1699 савым сыеры бар. Шулай ук 22 крестьян-фермер хуҗалыгы төрле юнәлештә үз эшчәнлеген алып бара. Узган ел алар 94251 сумлык товар җитештергән. Белгәнебезчә, хуҗалыгында үз эшен булдырырга теләгән кешегә дәүләттән төрле ярдәм күрсәтелә. Кече форм ахуҗалыкларга ярдәм программасы эшли башлаганнан бирле районда 19 крестьян-фермер хуҗалыгы грант откан. Узган ел бер гаилә фермасына һәм кулланучылар кооперациясе үстерү өчен бер предприятиегә мондый ярдәм бирелгән. Авыл җирендә үз эшемне булдырыйм әле дип янып-көеп йөрүчеләргә тагын нинди өстенлекләр каралган соң? Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин белән сөйләшәбез. 
– Узган ел мини-ферма төзү программасында катнашып, бер шәхси ярдәмчел хуҗалык 200 мең сум күләмендә субсидия алды. Шулай ук чебеш ләр (күркә, каз, үрдәк, бройлер) алуга тотылган чыгымның күпмедер өлешен кайтару өчен 2017 елда өч шәхси ярдәмчел хуҗалыкка 8750 сум субсидия бирелде. Ел да савым сыерлары тотучыларга акча бүленә, узган ел бу сумма 3 мең иде. Шулай ук үз эшен башларга җыенган КФХларына 3 млн сумга кадәр грант бирелә. 
Ярдәм кызыгырлык булса да, җитәкче сүзләреннән аңлашылганча, сыер асраучылар кими, ни өчен дигәндә, элеккеге мал тотучылар олыгаеп бара, ә аларга килерлек алмаш юк. Авылларда эш булмау сәбәпле, читкә барып эшләп йөрүче абзарында терлек асрый аламы? Бер сыерга да, ике сыерга да шул ук вакыт кирәк бит. Безнең районда крестьян-фермер хуҗалыклары нигездә ике кластер буенча эшли: аның берсе – җиләк үстерүчеләр. Уңышлы эшләп киткән КФХ Ситдыйковка ияреп, 7 җиләкче – Норлат, Карагуҗа, Олы Якедә үз эшен булдырган. Алар 800 меңнән алып, 1 млн 500 мең сумга кадәр грант откан. Икенче кластер – терлекчелек. Бу урында җитәкче үрнәк мисал итеп, «КФХ Идиятуллина»ны күрсәтте. 
Авыл хуҗалыгында нинди генә эшкә тотынсаң да, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Әмма барысы да, синең булдырыйм дип йөгерүеңнән генә тормый, проблемалар да шактый. Аның беренчесе, әлбәттә инде, сөт бәясенең түбән булуы. Шәһәргә якын авылларда яшәүчеләр сөтне әле кала халкына илтеп булса да, кыйммәт бәядән сата ала. Ә инде шәхси эшмәкәрләргә тапшыручыларның хәлләре мөшкел. 
Нинди ярдәмгә, субсидиягә, грантка өмет итә аласыз, бу хакта тулырак ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында белергә була. Сораулары туган кешеләр шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә дә мөрәҗәгать итә ала.

Фото: prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев