7 июль 2026 яңалыклары
-
Татарстанда дару препаратлары җитештерү кискен кимегән
2026 елның май аенда Татарстанда дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре җитештерү күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,2 процентка кимегән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларында хәбәр ителә.
-
Татарстанда журналистларның медиа Сабантуе узды
Черемшан районында Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең корпоратив бәйрәме – Медиа Сабантуй-2026 киң колач белән узды.
-
Олы Шырдан мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган «Йөрәктән йөрәккә» исемле хәйрия концерты узды
Барлык артистларга, концертка килгән тамашачыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Сезнең ярдәм һәм битараф булмавыгыз зур көч бирә.
-
️Яшел Үзән районында ремонт эшләре сәбәпле телевидение һәм радио тапшыруларын вакытлыча туктатып торачаклар
8 һәм 9 июль көннәрендә 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр радиотелевидение үзәгендә планлы ремонт эшләре үткәреләчәк.
-
Яшел Үзән медицина көллиятенең уку корпусында капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштылар
3334,6 кв. м мәйданлы өч катлы бинада инженерлык системалары тулысынча яңартылачак, фасадка ремонт ясалачак, спорт һәм актлар заллары төзекләндереләчәк, шулай ук тирә-як территориясе төзекләндереләчәк.
-
«Дюймовочка» тәрбияләнүчеләре ГТО дөньясына беренче адым ясады
ГТО тестлаштыру үзәге командасы ЗМР РТның 26 нчы «Дюймовочка» балалар бакчасында булып, булачак беренче сыйныф укучыларын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) комплексы белән таныштырды.
-
7 июльгә һава торышы: яңгыр, яшен һәм томан көтелә
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак.