6 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчә файдалы?
Кыш көне кеше организмына витаминнар җитми.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
-
Парковка кемнәргә бушлай
1 гыйнвардан инвалидлар өчен ташламалы парковка ФРИ мәгълүматлары нигезендә гамәлдә булачак.
-
Алдау өчен СМС һәм пин-код кирәкми
Җинаятьчеләрнең банк клиентларына карата эш схемалары көчле үзгәрешләр кичерә, алар үзләренең «эшен» камилләштерүен дәвам итә.
-
Норлаттагы янгында ир-ат һәлак була
Бүген иртәнге 06:10 сәгатьтә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә Яшел Үзән районы, Норлат авылында, Хәйруллин урамында бүрәнә йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.
-
Гаризасыз да түлиләр
Пенсия фонды 7 яшькә кадәрге һәм 7 яше тулган балалар тәрбияләүче гаиләләргә 5 мең сум түли.
-
«Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрән»
Салават Элвин Грей белән дуслашу хөрмәтенә уртак концерт куярга ниятли. Билгеле булганча, татар эстрадасы мэтры Салават белән Элвин Грей арасында низаг чыккан иде.
-
Раштуа алдыннан Татарстан храмнары янгынга каршы куркынычсызлыкны тикшерде
Бәйрәм вакытында храмнар янында барлыгы 230 янгын сүндерү хезмәткәре кизү торачак.
-
"Йолдызлы" чаңгы ярышына теркәлүчеләр арасында халыкара класслы спорт мастеры да бар
Яшел Үзәндә чаңгы ярышларында яратучылар гына түгел, профессионаллар да катнашачак - халыкара класслы спорт мастерлары Анастасия Доценко, Алия Исханова, ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, ЯҮМР чаңгы ярышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков һәм башкалар бар. Сез дә онытмагыз!
-
Васильевода дзюдо һәм самбо буенча ел саен уздырыла торган Раштуа турниры уза
Идел буе шәһәрләреннән дистәләгән катнашучы "Уникс" баскетбол клубы тренировка комплексының зур залында очрашты.
-
Татарстанлылар таксистларга карата булган гозерләрен җиткерә ала
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, тарифлар арту һәм пассажирлар белән дөрес булмаган эш итү очраклары бар.
-
Бу коймакның камыры унбиш минутта әзер була, коймагы күпереп тора, пешкәч тә шиңми
Күпереп торган коймакны пешерү өчен 2 йомырка, дүрт кашык шикәр комы (кашыкны чумырып алмыйбыз, шикәре кашык өстендә тигез булырга тиеш), тоз, ярты литр майлы кефир, 250 грамм он, бер чәй кашыгы сода кирәк булыр.