Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Раштуа алдыннан Татарстан храмнары янгынга каршы куркынычсызлыкны тикшерде

Бәйрәм вакытында храмнар янында барлыгы 230 янгын сүндерү хезмәткәре кизү торачак.

Раштуа алдыннан Татарстан храмнары янгынга каршы куркынычсызлыкны тикшерде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республика территориясендә бәйрәм чаралары Казанда, Түбән Камада, Чаллыда, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Алексеевск, Чүпрәле һәм Алабуга, Мамадыш, Әлмәт һәм Буа районнарында урнашкан 298 чиркәүдә планлаштырылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре руханилар һәм килүчеләр белән янгынга каршы куркынычсызлык турында инструктаж уздырдылар. Бәйрәм вакытында барлыгы 230 янгын сүндерү хезмәткәре кизү торачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сүндерү җайланмалары храмнарда 1,5 метр биеклектә махсус кронштейннарда күренергә тиеш, дип искә төшерә. Шуны да онытырга ярамый, 2 елга бер тапкыр янгын сүндерүчеләр тикшерү һәм яңадан зарядка узарга тиеш.

Эвакуацион ишекләрне ныгытырга кирәкми, ә ишекләр ачкычсыз эчтән ирекле ачылырга тиеш. Лампалар һәм яктырткычлар өчен янучан сыеклыкларны металл тартмаларда сакларга кирәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә Раштуа бәйрәм чараларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү эше дәвам итә һәм министрлыкның даими контролендә тора, дип билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев