1 декабрь 2020 яңалыклары
-
Горький исемендәге завод - "Безнен заман – Наше время" фестивале җиңүчесе
Кичә Казанда, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Безнен Заман - Наше Время" эшләүче яшьләр иҗаты республика фестиваленең гала-концерты тәмамланды.
-
Яшел Үзән яшьләре футбол өчен!
Васильевода узган ишегалды футбол турнирында 12 кешелек 9 команда катнашты. Яшел Үзәннән, Октябрьский бистәсеннән һәм Васильеводан ДЮСШ-2, «Волга», «Ленин», «Жижика», «Аталанта», «Школьная» һәм «Молодежная» командалары катнашты.
-
2020 елның 1 декабрендә 2019 ел өчен милек салымнарын түләү срогы тәмамлана
Милекләрендә фатирлар, йортлар, тәмамланмаган төзелеш, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар милек салымнарын түләргә тиеш.
-
“Алтын” кабат җиңүче
Осиновоның "Алтын" халык ансамбле "Алтын Вологда" хореография сәнгате халыкара конкурсында гран-при отты.
-
Covid турындагы сораулар белән кайнар линиягә көненә 1,2 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә
122 номерына шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга мөмкин.
-
Татарстанда тоткарланган ир-ат 26 пенсионерны үтерүдә гаебен таныган
Татарстанда тоткарланган 38 яшьлек ир-ат 26 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерү эшләре буенча үз гаебен таныган.
-
Татарстанлыларның Covid-19 буенча кайнар линиягә иң күп сораулары нинди булуы билгеле
Иң популяр сорау - анализлар нәтиҗәләре һәм аны кая бирү турында.
-
Яшел Үзән районында умартачылык музее булдырылды
Уникаль объект Обсерватория урта мәктәбендә педагоглар Владимир һәм Светлана Сурчаков ярдәмендә барлыкка килде.
-
Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган
2020 елда табиблар әнисеннән балага инфекция иярү очракларын теркәмәгән.
-
Татарстанда 85 яңа СОVID-19 очрак теркәлгән, шуларның берсе - читтән кергән, калганнары контактлы.
22 кеше хастаханәгә озатылган, 63 кеше өйдә дәвалана.
-
Сәламәтлек өчен гап-гади эчемлек
Аны чәй, сок, кофе урынына көн дәвамында эчәргә була. Уртача зурлыктагы 3 алманы (чис тартылмаган һәм яшел булса бик яхшы) вак лап турап, 1 литр кайнаган суга салырга һәм акрын утта 5 минут кайнатырга.
-
Табиб COVID-19ны америкача дәвалау схемасы турында сөйләгән
Америка белгечләре фикеренчә, COVID-19ның җиңел формасын махсус препаратлар, шул исәптән антибиотиклар ярдәмендә дәваларга кирәкми.
-
COVID-19 буенча кайнар линиянең кыска номеры эшли башлады
Татарстанлылар кыска гына 122 номеры буенча консультация өчен контакт-үзәк белән элемтәгә керә ала. Элеккеге 8 800 222-59-00 номеры, шулай ук, эшләвен дәвам итә.
-
Татарстанлыларның «Халык контроле»нә иң күп сорауларның берсе төзекләндерүгә кагыла
2020 елның 11 аенда территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча 24 меңнән артык мөрәҗәгать хәл ителде.
-
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы «Безнен заман» төп призын алды
Казанда эшләүче яшьләрнең VIII иҗат фестивалендә җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.