Африка корпусына кемнәр сайлана?
Хәзерге вакытта Яшел Үзән районында Африка корпусы өчен хәрбиләр җыю эше алып барыла.
Илсөя Садыйкова фотоcы. «Яшел Үзән»
Бу юнәлештә хезмәт итәргә теләүчеләр дә бар. Моның ничек оештырылуы, кандидатларга нинди таләпләр куелуы турында без район хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Самат Миңнехановтан сорыйбыз.
Процесс җитди контроль астында
– Африка корпусына барырга теләк белдерүче кеше башта корпусны комплектлау белән шөгыльләнүче часть вәкиленә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул аңа шалтырата һәм анкета тутырып, аны электрон форматта Казанга тикшерүгә җибәрә. Кандидатның шәхесе, хезмәт юлы, сәламәтлеге турында мәгълүматлар зур төгәллек белән тикшерелә, – дип сөйли Самат Миңнеханов.
Ничек сайлап алалар?
– Әгәр кандидат башлангыч параметрларга туры килсә, ул медицина тикшерүенә чакырыла. Аннан соң шәхси эш ачылып, полиграф тикшерүе узарга тиеш. Бу – иң куәтле фильтрларның берсе, чөнки анда кешенең әхлакый тотрыклылыгы, чынбарлыкка мөнәсәбәте ачыклана.
Самат Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәҗбүри таләпләр арасында – кандидатның да, аның якын туганнарының да хөкем ителмәгән булуы, психотроп матдәләр кулланмавы да мөһим.
Хезмәт шартлары: вакыты, түләүләр һәм өйрәнүләр
– Контракт бер елдан башлап төзелә. Максималь срок закон буенча билгеләнми — хәрби хезмәт итүче үзенең теләге һәм ихтыяҗлары буенча сайлый ала.
Хезмәт хакы турында сүз чыккач, әңгәмәдәшебез аңа ачыклык кертте:
– Бөтен яктан тикшерелеп, Африка корпусына хезмәт итәргә җибәрелүчегә бер тапкыр 2 млн 900 мең сум түләнәчәк. Ягъни 2 млн 500 сумы Татарстаннан булса, 400 меңе – РФ Оборона министрлыгыннан.
Һәркемне алалармы?
– Әгәр кандидат элек хәрби хезмәт үтмәгән булса да, әлеге программага керә ала. Чөнки, контракт төзелгән очракта, кеше махсус өйрәнүләр узарга тиеш булачак. Әмма параметрлары буенча А һәм Б категорияләре булуы әһәмиятле. Әзерлек вакыты бер атнадан бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Укулар махсус полигоннарда, тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә үткәрелә.
Ир-егетләр алга атлый
– Инструктор сүзләренчә, Яшел Үзәндә бу хезмәт юнәлеше белән кызыксынучылар саны арта. «Ир-егетләр алга атлый, яңа урыннарны үзләштерергә әзер. Африка корпусы – дөньядагы иң динамик үсеш алучан төбәкләрнең берсе, анда Россиянең хәрбиләре булуы – стратегик әһәмияткә ия», – дип йомгаклады ул сүзен.
Кызыксынучылар өчен мәгълүмат
– Яшел Үзән районында контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты эшли. Анда без аңлатып узган Африка корпусына кандидатларны теркәү, кирәкле документларны тутыру, сорауларга җавап бирү буенча ярдәм күрсәтәләр. Теләүчеләр район хәрби комиссариатка шалтырата яки шәхсән килеп мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев