Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Туган якның җиләкле болыннары сезне көтә

***

Фото: редакция архивыннан

Кызлар, ниһаять, мин дә җиләккә барып кайттым! Ай-яй, сагындырган икән бит урман җиләге! Берни турында уйламыйча, иелеп кенә җыясың да җыясың. Дөньяның бөтен мәшәкате онытыла. Тәгәри-тәгәри дә, ята-ята да җыясың – чөнки тирә-ягың тулы җиләк! Ә бит теләсә кайсын түгел, иң эресен, иң кызылын сайлыйсы килә. Элек урман җиләге өчен әллә кайларга йөрергә туры килә иде. Хәзер исә авыл читенә генә чыксаң да, җиләклекләр очрый. Терлек асраучылар да, печән җыючылар да сирәгәйде, шуңа күрә болыннар куе үләнгә, җиләккә күмелә. Ә кичен бөтен гаилә белән өстәл артына җыелып, җиләк чистартуның үз рәхәте. Сөйләшәсең, көлешәсең, җәйнең хуш исен өйгә алып кайткан кебек буласың. Җиләк чоры озак тормый. Шуңа күрә вакыт табыгыз, иренмәгез. Туган як болыннары сезне көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев