Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Тәүбә, ачлык заманы диярсең!»: Нәүрүз бәйрәмендә халык пылау бүлеште

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Быел миңа Яшел Үзәндә узган Нәүрүз бәйрәмендә катнашырга туры килде. Оештыручыларга рәхмәт, концерт бик матур әзерләнгән иде, халыкның рәхәтләнеп ял итүен күреп, сөендем. Кешедә күңел ачу теләге бар икән әле, алай ук сүнеп бетмәгәнбез. Бер читтә зууур чират күреп, шунда юнәлдем. Нишләп торалар икән дисәм, пылау ашау икән ниятләре. Милли ризыкны үзбәк дусларыбыз өч казанда пешергән. Инде өләшә башлагач, этеш-төртеш, чиратсыз гына керү китте. Күзәтеп торам читтән, бигүк матур күренеш түгел. Тәүбә әстәгъфируллаһ, ачлык заманы диярсең! Бушлай таратылган ризыкны тәртипле генә алып була торгандыр. Алай гына да түгел, бер апа икенче тапкыр килеп басты. «Сиңа бирдек бит инде», – дигән сүзгә дә җавабы бар иде. Ите эләкмәгән икән. Шулчак бу изге гамәлне башкаручыларның да күңеле кайтты бугай, ни өчен дисәң, кайберәүләр рәхмәтле була белми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев