«Почтальонсыз ничек яшәрбез?» — Түбән Урысбага авылы халкы борчуда
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Почта бүлекләре ябыла дигән хәбәрләрне укып, телевизордан карап ишетә идек инде. Без дә бу көнгә төшәрбез дип кем уйлаган. Түбән Урысбага авыл җирлеге дә почтасыз калырга мөмкин. 28 ел почтальон булып эшләгән Гөлгенә Ибәтуллина китәм ди, почта җитәкчесе дә пенсиягә чыга икән. Аларны да аңларга була, арыганнардыр да, өч авылга чабасы җиңел түгел, җитмәсә товар сатарга мәҗбүр итәләр. Намус белән эшләделәр, без – авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Ә бүген почтальонсыз ничек яшәрбез дип борчылабыз. Күпме эшебез аларга бәйле иде бит. Хезмәт хакларын арттырсалар да, бу урынга кеше табуы авыр булачак. Җиңел хезмәт түгел, ни дисәң дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев