«Минем кызым мәктәптән көн саен ач бүре кебек кайта» (әйтәм әле)
Мәктәптә балаларны тукландыру турында социаль челтәрләрдә берара бик еш фикер алыштылар. Тик бу сөйләшүләрнең бер файдасы да булмавы көн кебек ачык иде.
6-7 дәрес ашамыйча йөреп кара әле син! Салкын бәрәңге яки токмачны кемнең ашыйсы килсен икән? Аның каравы, көн дә 79 сумны түләп барабыз. Су кебек ага гына акча. Ашаса бер хәл бит әле. Хәзерге балалар, дип әйтергә ашыкмагыз, өйдә дә гадәти ризык пешерәм, ресторанча түгел. Мәктәп ашханәсеннән дә супер-пупер ризыклар таләп итмим. Кайнар һәм тәмле булсын иде ул, бары шул гына.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев