Кешенең кадере үлгәннән соң гына беленә – ни өчен?
Укучы фикере.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Соңгы көннәрдә шуңа инандым: бездә кешенең кадере үлгәннән соң гына беленә. Озату мәрасимендә, иии, үтереп мактыйлар, дөньяда аннан да әйбәт, тырыш, булдыклы, үз эшенең остасы юк икән. Ә уйлап карасаң, хезмәтен бәяләгән исемнәре дә, дәрәҗәсе дә юк. Ни өчен бездә кешенең кадере үзе исән чагында юк икән ул? Әнә җырчы Илсөя Бәдретдинова да журналистларга биргән бер әңгәмәсендә: «Каберем янында матур сүзләр сөйләп кыланмагыз», – дип әйткән бит. Фикере белән 100 процент килешәм. Ахирәткә күчкән кешегә бары дога кирәк, дога...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев