Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кайбер артистлар бөтен пычракны дөньяга чәчә»

Артистларның аерылышулары, гаилә мөнәсәбәтләре турында еш языла. Кайберләре бөтен кысаларны онытып, бөтен пычракны дөньяга чәчә. Әйтерсең лә, бер аларның гына тормышлары бозылган.

Мондый хәл блогерларда да бик еш күзәтелә. Аерылышабыз дип, сенсация ясыйлар. Кайчандыр яратышып гаилә корган, балалар үстергән, шатлык-борчуларны бергә кичергән парыңны ничек итеп бөтен халык алдында селкеп салырга була? Яхшымы ул, начармы, кайчандыр яраган бит. Беребез дә әүлия түгел, балаларыңның әтисенә яки әнисенә хөрмәт булсын иде ул. Ни кызганыч, бик сирәкләр генә шау-шу чыгармый, гауга куптармый ике юлдан китә. Әнә анда Дәүләт Думасында аерылышу өчен 100 мең сум дәүләт пошлинасы түләтергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар. Депутат Виталий Милонов югары дәүләт пошлиналары һәм өч айлык «пауза» аерылышулар санын киметергә ярдәм итәчәк, дип саный. Шулай ук ул парларны психологка җибәрергә һәм күбрәк гаилә киноларын төшерергә тәкъдим иткән. Белмим, белмим, мондый алымнар белән генә аерылышу санын киметеп булырмы?!

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев