Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Кадер-хөрмәт күрсәтүләре мактауга лаек!»

Әрә авылыннан шалтыратуым иде әле, кызлар.

Әрә авылыннан шалтыратуым иде әле, кызлар. Энем Марат Адиев махсус хәрби операция ветераны. 9 майда күп котлаулар кабул иттек. Зурлап район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән авыл җирлеге башлыгы Альфред Гатауллин котлады. Инде менә ярылган бик шәп утын алып кайтып бирделәр. Сорамаган да идек, үзләре белеп, шундый игелекле эш башкарганнары өчен чиксез рәхмәтлебез. Әле менә сезгә сөйләгәндә дә күңел тула. Кадер-хөрмәт күрсәтүләре мактауга лаек. Һәммәсенә дә эшләрендә уңышлар гына насыйп булсын. Егетләребезнең исән-имин кайтуларын көтәбез.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев