Иң яхшысы таныш түгел кешеләр белән аралашмаска
Бу мошенникларны әйтәм әле, ничек кенә алдау юлын тапмыйлар.
Авылда күршебезне поликлиникадан дип шалтыратып, котын алганнар. Анализларыгыз мондый дип, паспорт мәгълүматларын сораганнар. Һәм андый хәл бер бездә генә түгел, бик күп авыл халкы алдакчылар сүзенә ышанган. Берүк сак булсыннар иде. Аннан, бер көнне таныш түгел номердан берәү башымны ашады чистый. Вконтакте челтәрендәге дустыгызга әйтегез әле, аны суд приставлары эзли дип, миемне черетте. Соң, үзенә шалтыратыгыз, дип тә әйтеп карыйм, юк, өзми дә куймый. Сез дустыгызның язмышына битарафмы дип, вөҗданымны уятмакчы. Номерын блокка тыктым. Иң яхшысы таныш түгел кешеләр белән аралашмаска. Безнең файдага шалтыратмый берсе дә.
Фото: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев