Яшел Үзән исемен ничек рәсмиләштерергә?
Әйтәм әле

Яшел Үзән исемен ничек рәсмиләштерергә?

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Яшел Үзән дип әйтергә яратабыз шул без. Никтер рәсми документларда гына һаман Зеленодольск дип языла. Әле күптән түгел «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын карадым – анда да шәһәребезне Яшел Үзән дип горурланып телгә алдылар. Горурланырлык та бит: нинди матур, мәгънәле һәм җылы исем! Туган якның рухын, табигатен чагылдырып тора. Шуңа күрә күңелдә шундый сорау туа: ни өчен «Яшел Үзән» исеменең рәсми документларда да тулы хокук белән кулланылырга хакы булмасын икән?


Нет комментариев