Чүп бәясе торган кием-салымны, баш бәясенә алып ятыш
***
Фото: ясалма интеллект
«Кайда киенергә: базардамы, әллә кибеттәме?» – дип сораган иде бер газета укучыбыз. Кызлар, кайда да арзан түгел. Күптән түгел базарга барган идек. Кызыма джинс чалбар эзлибез. Берсенә очрадык. Сатучысы бик оста: «Төркиянеке, 3800 тора, 3500гә бирәм», – ди. Киеп карадык инде, чалбар тек чалбар, кызым яратты. Ә мин бигрәк кыйммәт дип, каршы килә алмадым. Бәясен төшер дияр идем, алдан ук әйтеп куйды бит, 300 сум ташлама ясады. «Скидка» дип, күзгә төтен генә җибәрү инде бу. Ничек диләр әле: базарда ике юләр, берсе – алдый, икенчесе – алдана. Чүп бәясе торган кием-салымны, баш бәясенә алып ятыш. Кая барасың?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев