Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Бу кешеләр авыз ачарга гына йөргән булып чыга түгелме?»

Хөрмәтле редакция кызлары, эчемне пошырган хәл турында язам әле сезгә, чыгарыгыз, зинһар, ишетсен иде халык.

Матур гына Рамазан аен уздырып җибәрдек, тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын. Сүзем дә шул турыда иде. Ураза башлану белән мәчетләрдә халык саны артты, бу күренешкә бик сөендем инде, халык иманга, дингә килә, дип уйладым.Тик ялгышканмын. Ифтарларга кыр казлары кебек агылып йөргән халык, ураза тәмамлануга таралды да бетте. Гөнаһка батасым килми, әмма бу кешеләр авыз ачарга гына йөргән булып чыга түгелме? Ә бит араларында, хәлләреннән килеп тә, ифтар уздырмаучылар күп. Гөнаһтан курыксыннар иде бераз. Үзем дә инде ничә ел, олыгаю сәбәпле, халык җыеп ифтар уздыра алмыйм, ләкин азык-төлекне булса да таратырга тырышам.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев