Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Авылларда тәртипне кайтару өчен нәрсә кирәк?

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Иделнең аръягында күпме авыл урнашкан, ә полиция участогын бетереп, ябып ук куйдылар. Шуннан урамда тәртипсезлекләр башланды да инде. Контроль юк чөнки. Авылга ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд белән чыга икән, анысын да алдан белеп торабыз бит. Чөнки группаларда бу хакта хәбәр итәләр. Менә шуның белән үзебез дә сизмәстән, исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне яклавыбызны аңламыйбыз. Районда булган юл һәлакәте барчабызны да тетрәндерде. Ял көнендә балалар кайда гына йөрми һәм алар өчен укытучы җаваплы булырга тиешме? Ул бичаралар төнлә дә балаларны саклый аламы? Кем килсен бу һөнәргә? Имтиханнар, кәгазь боткасы гына җитмәгән. Югыйсә, алар да кеше бит, үз гаиләсе, проблемалары дигәндәй. Хәзерге заманда әти-әниләрне тәрбияләргә кирәк, аннан соң гына аларның балаларын. Әйтәсе килгән сүзем шул: укытучыларга Аллаһ сабырлык бирсен. Урамда узып киткән яшьләрне күреп тә кайчак чәчләр үрә тора. Барысын да бер калыпка саласым килми. Тик мондый укучылар белән эшләргә, ай-һай, җиңел түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев