Яшел Үзәннең ял урыннары
Әлеге бүлектә Яшел Үзәннең пляжлары иң шәп турбазалар белән глэмпинглары һәм шифаханәләре турында мәгүлүмат тупланган.
-
Яшел Үзәннең иң шәп турбазалар белән глэмпинглары һәм шифаханәләре
Тасвирлама: Әлеге бүлектә Яшел Үзәннең иң шәп турбазалар белән глэмпинглары һәм шифаханәләренең адресы, телефон номерлары, сайт адреслары, социаль челтәрләрдәге сәхифәләре турында мәгълүмат бар һәм оешмаларның картада урнашу урыннары күрсәтелгән.
-
Яшел Үзән районының пляжлары (коену өчен җиһазландырылган урыннар)
Тасвирлама: Яшел Үзән шәһәрендә бердәнбер пляж – «Рэхэт» пляжы бар. Әлеге бүлектә пляж турындагы гомуми мәгълүмат, пляжның адресы язылган һәм картада урнашу урыны күрсәтелгән.
Яшел Үзән районында ял итү һәм табигатьтә актив рәвештә вакыт уздыру өчен төрле мөмкинлекләр булдырылган.
Зеленодольск муниципаль районында иң шәп турбазалар, глэмпинглар һәм шифаханәләр урнашкан. Алар арасында: Яшел Үзән районы «Утрау» глэмпингы, икенче төрле аны «Татар Мальдивлары» дип йөртәләр, Яшел Үзән районы «Зөя» шәһәр арты клубы, Яшел Үзән районы «Ива» вилласы, Яшел Үзән районы «Сосновый бор» шифаханәсе, Яшел Үзән районы «Васильевский» шифаханәсе, Яшел Үзән районы «Дельфин» шифаханә-профилакториясе һәм Яшел Үзән районы «Волга» шифаханә-профилакториясе.
Яшел Үзән районы «Утрау» глэмпингында бассейн, сауна, пляж һәм 4 мең кв.м. мәйданлы яр буе зонасы белән көзгеле 14 су өсте йортлары бар. Глэмпинг территориясендә барлыгы, кирәкле инфраструктурасы булган, 52 йорт урнашкан.
«Зөя» шәһәр арты клуб территориясендә: зур актив ял итү зоналары, шифалы урман, «әкияти» стильдә җиһазландырылган балалар мәйданчыгы, профессиональ балык тоту урыны, фин сауналары, «Пача мама» альпаклар паркы бар.
«Ива» вилласында кирәкле техника һәм савыт-саба белән җиһазландырылган иркен һәм заманча кухня бар. Монда балык тоту белән шөгыльләнергә яки грильдә ашарга әзерләргә мөмкин.
Яшел Үзән районы «Сосновый бор» шифаханәсендә дәвалауның 200дән артык төре каралган: терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын, сулыш органнары һәм йөрәк-кан тамырлары системасын, ир-атлар һәм хатын-кызлар җенес өлкәсен, шикәр диабеты авыруларын, инфаркт һәм инсульттан соң тернәкләндерү һәм йөклеләр өчен дәвалау программалары.
«Васильевский» шифаханәсе ашказаны-эчәк тракты, бүлеп чыгару, сидек-җенес органнары, нерв системалары, шулай ук кан тамырлары һәм йөрәк авыруларында махсуслашкан шифаханә үзенең минераль чишмәләре белән билгеле, алар составлары буенча Карл Вар курорты чишмәләренә якын. Моннан тыш, кайбер процедураларда сульфат-хлорид-натрийлы эчә торган сулар кулланыла. Ял итүчеләргә дәвалауның төрле программалары тәкъдим ителә, алар арасында махсус эшләнгән онкология программасы һәм Герасимов методы да бар.
«Дельфин» шифаханә-профилакториясе дәвалау корпусы составына түбәндәгеләр керә: ванна бүлеге, тозлы бүлмә (галатерапия), инголяторий, арома-релакс бүлеге, дәвалау физкультура залы, массаж кабинетлары, фитобар, табиб кабинетлары һәм диагностика.
«POZIS» компаниясенең «Волга» шифаханәсендә ашкайнату, сулыш, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы органнары; шикәр диабеты, терәк-хәрәкәт аппараты, гинекология һәм эндокринологик авыруларны дәвалау өчен максималь шартлар тудырылган. Шифаханәдә түбәндәге дәвалау программалары тәкъдим ителә: «Балалар – безнең киләчәгебез», «Гипертоник авыруларны дәвалау», «Сәламәт эчәклек», «Антистресс», «Төз фигура», «Актив ял».
Шәһәребездә ял итү өчен «Рэхэт» пляжы да бар. «Рэхэт» пляжы концертлар үткәрү өчен сәхнә, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатр, мастер-класслар һәм спорт турнирлары өчен мәйданчыклар белән җиһазландырылган.
Биредә матур табигать белән хозурланып, уңайлы чатырларда теләсә кайсы бәйрәмне уздырырга мөмкин: туган көн, юбилей, чыгарылыш кичәсе, туганнар белән күрешү һ.б. Туклануга килгәндә, «Рэхэт» пляжы территориясендә фуд-кортлар урнаштырылган. Кунаклар биредә тәкъдим ителгән ризыкларга заказ бирә, яисә ашамлыкларны үзләре белән алып килә ала.
Еш кына монда күбекле кичәләр (пенная вечеринка) оештырыла. Күбекле шоуда балалар белән беррәттән өлкәннәр дә күңел ача. Бу ял итүчеләргә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хис-кичерешләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.
«Рэхэт» пляжында нәни кунаклар өчен анимацион тамашалар да үткәрелә. Аның кысаларында балаларны тәмле туңдырма белән сыйлыйлар.
Палаткаларда ял итәргә яратучылар өчен пляж территориясендә палата лагере оештырыла. Шундый лагерь быел июнь аенда эшләде, ул «Палаточный движ» дип аталган иде.
Пляжда волейбол буенча турнир, футбол, бадминтон һ.б. спорт чаралары да үткәрелә.