15 ноябрь – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
ЮХИДИ

15 ноябрь – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Ноябрьнең өченче якшәмбесе шушы ачы дата дип игълан ителгән. Бу көн – искә алу гына түгел, юлда саклык турында җитди сөйләшү өчен дә мөһим сәбәп.

Әлеге акциянең максаты – киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре (ЮТҺ) нәтиҗәсендә үлем һәм травматизмны киметү, юлдагы хокук бозуларга каршы тору, шулай ук һәлакәт корбаннарын искә алу һәм аларның якыннарының кайгысын уртаклашу.

Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 31 октябренә, оператив мәгълүматлар буенча, 2 543 ЮТҺ теркәлгән. Аларда 271 кеше һәлак булган, 3 049ы яраланган.

Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, авария күрсәткечләре кимү күзәтелә: ЮТҺ саны 191гә (-7,0%; үткән ел – 2 734), һәлак булучылар 3кә (-1,1%; 274), имгәнүчеләр 270кә (-8,1%; 3 319) кимегән. Бу – уңай тенденция, әмма һәр сан артында кеше язмышы, гаилә кайгысы тора.

Фото: Илсөя Садыйкова, "ЯҮ"

Иң авыр нәтиҗәләр каршы хәрәкәт полосасына чыгу аркасында булган ЮТҺ өчен хас. Барлыгы 163 шундый очрак теркәлгән: аларда 74 кеше һәлак булып, 260ы яраланган. Бу саннар юлда артык куркыныч маневрларның, ашыгуның һәм кагыйдәләрне бозуның ничек фаҗигаләргә китерүен күрсәтә.

Балалар юл-транспорт травматизмы хәле аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 407 ЮТҺ теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 432се җәрәхәтләнгән.

Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, ЮТҺ саны 7гә арткан (+1,8%; үткән ел – 400). Һәлак булган (15) һәм яраланган (432) балалар саны 2025 ел дәрәҗәсендә калган.

Фото: Илсөя Садыйкова, "ЯҮ"

Бу күрсәткечләр ата-аналарга, мәктәпләргә һәм бөтен җәмгыятькә балаларны юлда саклыкка өйрәтүне көчәйтергә кирәклеген искәртә.

9-15 ноябрь көннәрендә Татарстанда Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеге чаралары узачак. Бу – профилактика акцияләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәте катнашучылары, предприятие һәм оешма хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары.

Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәбе тәрбияләнүчеләре, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.

Фото: Илсөя Садыйкова, "ЯҮ"

«Юлдагы һәр югалту – безнең уртак кайгыбыз. Шуңа күрә бу көн безне саклыкка, игътибарлылыкка һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә хөрмәт белән карарга чакыра. Юл – тизлек белән ярышу урыны түгел, ә тормыш һәм иминлек мәйданы».


Нет комментариев